Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фронтовикта кунакта

Фронтовикта кунакта

Көмеш волонтерлар Үгез авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ризванов Әсәдулла Ризван улында кунакта булды.
Сугыш миллионнарча совет кешеләренең гомерен өзде. Һәр гаиләдә диярлек бу дәһшәтле еллар турында буыннан-буынга тапшырылып килүче хатирәләр яши. Без күпмилләтле илебез халкының чиксез каһарманлыгын онытырга тиеш түгелбез.
Волонтерлар Әсәдулла бабайның сугышчан юлы турында сөйләвен тын да алмый тыңладылар. Ул 1922 елда шушы авылда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәткә чакырыла. 1942 елның февралендә Ленинград фронтына озатыла. Кыю якташыбызга каты суыкларны, ачлыкны, полкташ дусларын югалтуны кичерергә туры килә. Җиңү көнен Чехославакиядә Прага шәһәрендә каршылый.
Фронтовик орден-медальләргә лаек була, туган ягына 1946 елның декабрендә генә әйләнеп кайта.
Район ветераннар советы рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Венер Галимов Әсәдулла Ризван улына истәлекле билге һәм «Җиңү тарихы» акциясе кысаларында төшерелгән фильм язылган флешка тапшырды.
Хуҗа шат күңелле, аралашучан кеше булып чыкты. Үзенең тормыш рәвеше, киләчәккә ышанычы һәм бетмәс-төкәнмәс егәрлеге белән ул яшьләргә үрнәк булып тора.
Очрашу ахырында Әсәдулла бабай күрсәткән игътибарлары һәм җылы аралашу өчен кунакларга рәхмәт белдерде.

Читайте нас: