Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Айлык бара
14 февраль 2019, 12:24

«Ягез әле, егетләр!»

«Ягез әле, егетләр!»


Биредә алты мәктәп командасы, күппрофильле һөнәри џәм авыл хуңалыгы колледжлары коллективлары катнашты. Башта командалар строй белән йљрњ номинациясендә иң яхшыларны ачыкладылар. Биредә гимназистларга тиңнәр булмады. 1нче Кушнаренко, Иске Кормаш, Иске Тукмаклы һәм Иске Камышлы мәктәпләре командалары мөмкин ун баллдан тугызны җыйды. Гер күтәрү, Калашников автоматын сүтеп җыюда янә гимназия алга чыкты. Йөзү буенча 1нче урта мәктәп алдынгылыкны бирмәде. Искетукмаклылар яткан җирдән гәүдәне күтәрү һәм озынлыкка сикерүдә беренче булды. Иске Камышлылар ятып кулда күтәрелњ буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Катнаш эстафета иң мавыктыргыч ярыш булды. Иске Кормаш урта мәктәбе командасы аралыкны барысыннан да җитезрәк үтте. Гимназия – икенче, 1нче урта мәктәп љченче булып финиш сызыгын кисте. Беренчелек өчен нәкъ шушы өч команда көрәште дә инде. Нәтиҗәдә иң күп балл җыйган гимназия командасы – беренче, 1нче урта мәктәп – икенче, Иске Кормаш урта мәктәбе өченче урынга чыкты.

Студентлар арасында авыл хуҗалыгы командасы ышанычлы җиңү яулады.


А.НИЛОВ.
Читайте нас: