Яңа көн
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Акция
12 август 2022, 11:43

Уртак җаваплылык үрнәге

Акция Уртак җаваплылык үрнәге Һәркем үз йортында чисталык һәм тәртипне сакларга омтыла. Туган авыл, районыбыз, хәтта эш урыныбыз да – болар барысы да безнең гомум йортыбыз, кече ватаныбыз. Әлбәттә, монда да чисталыкны саклау зарури.

Уртак җаваплылык үрнәге
Уртак җаваплылык үрнәге

 

Кушнарено районы Башкортстанның эклогия ягыннан имин төбәкләреннән исәпләнә. Аның чисталыгы турында урындагы халыктан башка кем генә хәстәрлек күрә ала?!

Район гәзите хезмәткәрләре дә чираттагы экологик өмәгә чыкты. Алар эш урыны ихатасын чүп-чардан тазарттылар, әйләнә-тирәне тәртипкә керттеләр.

Быелның 6 августтан 14енә кадәр Башкортстан Республикасында «Экология эшләре атналыгы» исемле акция үткәрелә. Аның кысаларында халык күпләп ял итү урыннарында, сулыклар һәм төп туристик маршрутлар буенча экологик өмәләр үткәрү карала. Кушнаренколылар да мондый чараларда актив катнаша.

Туган төбәгебез язмышында катнашу, аны тазарту һәм төзекләндерү гамәле киләчәк өчен уртак җаваплылык үрнәгенә әйләнсен. Бары тик бердәм хәстәрлегебез аркасында гына балаларыбыз һәм оныкларыбыз чиста, яшеллеккә күмелгән, ә иң мөһиме – ихтирамга лаек урында яшәячәк.

 

Уртак җаваплылык үрнәге
Уртак җаваплылык үрнәге
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: