Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Акция
14 июль 2022, 09:42

Табиблар авылга килә

Республикада «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе дәвам итә. Аның барышында авыл халкына белгечләрдә медицина каравы үтү һәм тиешле ярдәм алу мөмкинлеге тудырыла.

Табиблар авылга килә
Табиблар авылга килә

Акциядә күчмә сәламәтлек үзәге, флюорограф, маммограф, күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары һәм диагностика үзәкләре катнаша. Республикада алты сәламәтлек автопоезды йөри. Авылларга 26 күчмә комплекс һәм 156 белгеч чыга.

Автопоезд безнең районда 18 июльдән 29 июльгә кадәр эшләячәк.

18 - 20 июль - Карача Елгада;

21 - 22 июль – Иске Тукмаклыда;

25 - 27 июль – Шәриптә;

28 – 29 июль – Иске Камышлыда.

Кабул итүгә килергә теләүчеләр исемлеген участок терапевтлары төзи. Үзегезнең табибка мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Илмира ХӘЙРЕТДИНОВА,

медицина профилактикасы кабинеты табибы.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: