Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
25 апрель 2022, 11:34

Яшел Башкортстан

Акция Яшел Башкортстан Республикада «Яшел Башкортстан» акциясе старт алды. Бу күләмле экологик чарага безнең район да кушылды. Ул берничә мәйданчыкта үтте. Агач һәм куаклыкларны учреждение һәм оешмалар ихаталарында, паркларда, һәр авыл биләмәсендә утырттылар.

Яшел Башкортстан
Яшел Башкортстан

 

Кушнаренко авылының Валентин Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Сәламәтлек аллеясе»нә нигез салынды. Табиблар, ветераннар һәм яшьләр, ңәмәгатьчелек вәкилләре унике вак яфраклы юкә агачы утыртты. Чараны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәдуллин медицина хезмәткәрләренә пандемия чорында фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Акциядә Башкортстан Республикасының санлы үсеш министры Геннадий Разумихин катнашты һәм чыгыш ясады.

– Республикада яхшы йола барлыкка килде. «Яшел Башкортстан» акциясе нәтиңәсендә төбәгебез матурлана бара. Сезнең район бай мәдәни мираска ия, табигате гүзәл. Матурлыкны киләсе буыннарга да калдырырга кирәк, – диде ул.

Аллея сәламәтлек саклауны үстерүгә һәм кушнаренколыларның исәнлеген ныгытуга зур өлеш керткән район больницасының унике хезмәткәре хөрмәтенә утыртылды.

Подстанция төбәгендә дә агач утырту буенча өмә үтте. Ә район үзәгенең Базар һәм Николаев урамындагы «башкорт ихаталары»нда торак-коммуналь хуңалык һәм Кушнаренко авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре 48 төп нарат һәм ун төп миләш агачы утыртты.

«Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында «Себер сәламәтлеге» компаниясе муниципаль район хакимияте, урман хуҗалыгы һәм Горький авыл Советы булышлыгында Илек авылы янында биш гектар мәйданда 20 мең төп нарат үсентесе утыртуны оештырды.   

Бу көнне районда өмәләрдә 600гә якын кеше, 32 берәмлек техника катнашты. Уртак тырышлык белән 20 мең 300дән артык агач утыртылды.

 

 

 

 

 

Яшел Башкортстан
Яшел Башкортстан
Читайте нас: