Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
10 ноябрь 2021, 09:14

Таләпләр төгәл үтәлә

Ковидка каршы Таләпләр төгәл үтәлә

Таләпләр төгәл үтәлә
Таләпләр төгәл үтәлә

Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Марат Латыйпов җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия әгъзалары хокук саклау органнары белән берлектә Кушнаренко авылының сәүдә нокталары, парикмахер, матурлык салоннарында ковидка каршы таләпләрне ничек үтәүләрен тикшерде.

– Исәнмесез, вакцина ясаттыгызмы? Югарыда әйтеп үтелгән учреждение һәм предприятиеләрнең ковидка каршы инспекторлары килүчеләрне шундый сүзләр белән каршылый. «ДНС», «Аркаим», «Уют», «Водолей» сәүдә үзәкләрендә, «Мидел» матурлык салонында махсус инспекторлар килүчеләрнең тән температурасын өлчи, битлек режимын үтәүләрен контрольдә тота, тиешле документлары булуын тикшерә.

Шунысы күңелле, аларның һәркайсында ковидка каршы барлык таләпләрне төгәл үтәүләре ачыкланды. Термометрия журналлары тутырыла. Биналарга санитар эшкәртү үткәрелә.

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, илдә коронавирус инфекциясе белән авыручыларның арта баруын, көн саен меңнән артык кешенең гомере өзелүен онытмагыз.

 

Таләпләр төгәл үтәлә
Таләпләр төгәл үтәлә
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: