Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
29 гыйнвар 2021, 11:44

Бик кирәкле башлангыч

Сәламәтлек һәм актив озын гомер елыБик кирәкле башлангыч

«КамАз» автомобиле базасында җиһазландырылган бу модуль Уфа шәһәренең 3нче санлы балалар стоматология поликлиникасына кайтарылды. Аңардагы җиһазлар балалардагы теш авыруларын башлангыч этапта ачыкларга һәм вакытында дәваларга мөмкинлек бирә.

Тәгәрмәчле кабинеттан беренче ярдәмне Иске Тукмаклы мәктәбе укучылары алды.

Күчмә комплекс бригадасы җитәкчесе Наталья Абдуллина, теш табиблары Анастасия Абоимова, Александра Багурина, Татьяна Луценко һәм шәфкать туташы Гөлнара Кочеганова иң башта сәламәтлек дәресләре үткәреп, малайлар һәм кызларга тешләрне ничек тәрбияләү, даими рәвештә стоматологка күренү кирәклеге турында сөйләделәр.

– Мондый социаль әһәмиятле проектлар балаларга теш авыруларын иртә ачыкларга, медицина ярдәмен вакытында күрсәтергә мөмкинлек бирә. Республиканың өч районында булырга өлгердек. Күп кенә балаларның теш табибларында бер генә тапкыр да булмавына гаҗәпләндек. Тешләреннән җитди интеккән укучыларнны республика балалар стоматология поликлиникасына чакырачакбыз, – ди күчмә комплекс бригадасы җитәкчесе.

Автор фотосы.

Читайте нас: