Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Акция
26 гыйнвар 2021, 17:05

һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш!

һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш!

Көчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара. Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.

Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.

Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы да https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.

Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.

* * *

– Батырлык мәктәбен һәркем үтергә тиеш дип исәплим. Изге бурычны башкарырга әзерләнүче яшь егетләргә армиядә хезмәт итү – ул илең алдындагы бурыч кына түгел, бу чын ирләр гамәле дип әйтер идем. Язмыш сине нинди гаскәрләргә илтеп ташлавы мөһим түгел, намус белән бурычыңны үтәргә, республикабызның лаеклы вәкиле булырга кирәк. Картәти һәм карт картәтиләребез дә чыдам һәм кыю булуларын хәтердән чыгармаска, безне туган ягыбызда көтүләрен, безгә ышанулары турында онытмаска кирәк, – ди ул.

Сыңары Илнур бүген ерак Абхазиядә хезмәт итә.

– Гаиләбездә хезмәт итмәү турында беркайчан да сүз булмады. Бурычын тутырып кайткан туганым Илдар да, әтием дә бертавыштан армия ир-егетне чыныктыра диләр. Хезмәт итү мине мөстәкыйль булырга өйрәтәчәк, үземә генә карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк, әти-әнисез үзаллы тормышка аяк басарга этәрәчәк дип уйлыйм. Килешәсездер, бу сыйфатлар тормышта бик кирәк булачак, – ди Илнур.

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19

Читайте нас: