Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
30 декабрь 2020, 13:26

Саф һавада бергәләп

Аек авылСаф һавада бергәләп

Ниһаять, кыш үзенең чатлама суыклары, өрфиядәй җиңел карлары белән барыбызга да саф һава һәм бәйрәм кәефен бүләк итте. Әлеге мизгел саф һавада рәхәтләнеп уйный торган чор.

Югары Сәет авыл клубы (мәдәни оештыручы Резида Сабитова) кече һәм мәктәп яшендәге балалар, өлкәннәр өчен мавыктыргыч чара әзерләде. Ул «Аек авыл» программасы кысаларында үтте. Кечкенәләргә саф һавада уйнау шатлык китерсә, олылар сәламәтлеге өчен файда алды.

–Кышны балалар гына түгел, өлкәннәр дә түземсезләнеп көтеп ала. Ап-ак кар көндәлек тормышыбызга үзгә бер төрле күңеллелек кертә. Тимераякта, чаңгы һәм чанада шуу – кышкы уеннарның бер өлеше генә. Бәйрәм чорында бу исемлекне без тагы да яңа төрләре белән киңәйтергә булдык. Программага соңгы вакытта аеруча киң таралу алган скандинавча атлау да керде, – ди Р. Сабитова.

Ярышта катнашучылар үзләрен җитез, чыдам һәм хәрәкәтчән итеп танытты. Бәйгечеләргә җанатарлар көч биреп торды, шуңа да кул чабулар тынмады. Бу очрашуда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады – һәммәсе дә Кыш бабайдан татлы күчтәнәч һәм истәлекле кечкенә бүләк алды.

–Уйлап карасаң, һәр олы кеше күңелендә шук бала саклана. Бусагада елның иң тылсымлы бәйрәме торганда балачакка кайта алу һәрберебезгә рәхәтлек китерә, – ди кышкы уеннарда актив катнашучы Ләлә Бакиева.

Тормыш урында гына тормый. Югарысәетлеләр аның яшәү ритмыннан артта калырга тырышмый. Һәр бәйрәм саен алар булган мәшәкатьләрен калдырып торып, бөтен авыл белән җыелып, бер-берсен котларга, күңел ачарга җыела.

Читайте нас: