-2 °С
Кар
Быел «Җиңү урманы» һәм «Яшел Башкортстан» акцияләре «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсенең бер өлеше булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан шундый карар кабул ителде һәм ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
«Җиңү урманы» – ул Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция.
Шәрип авыл биләмәсендә яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучы сугышчылар хөрмәтенә, Уфа урманчылыгының Кушнаренко участогы ярдәмендә, Калтай авылы янында «Җиңү урманы» утырттылар.