Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Акция
23 сентябрь 2020, 17:18

«Яшел Башкортстан»

Акция«Яшел Башкортстан»

Республикада «Яшел Башкортстан» экология өмәләре бара. Табигатькә сакчыл караш формалаштыру, өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасын яклау һәм үстерү – аның төп максатлары. Акция беренче тапкыр «Яшел Россия» бљтенроссия экологик өмә кысаларында оештырылды.

«Яшел Россия» проекты – табигать, туган як, республика, район, авыл, ишегалды территориясенең чисталыгы һәм матурлыгына битараф булмаган кешеләргә өндәмә ул.

Кушнаренколылар да әлеге акция кысаларында гомумреспублика өмәсенә кушылды.

Бу көнне район хакимияте, Кушнаренко авыл биләмәсе, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, үзәкләштерелгән бухгалтерия, физкультура-савыктыру комплексы коллективлары һәм волонтерлар Агыйдел буен чүп-чардан тазарттылар, чаңгы трассасы урынында үләнне чаптылар.

Авыл хуҗалыгы студентлары Топорнин утары территориясен тљзекләндерү буенча эш башкарды. «Тау» балалар ялы һәм туризм үзәге хезмәткәрләре Валентин Паширов исемендәге паркта алынмаган агач үсентеләрен яңага алыштырды. Барлыгы 25 агач (чыршы, алмагач, юкә, миләш) утыртылды.

Авыл биләмәләрендә дә өмәләр оештырылды. Анда бордюр һәм тротуарларны тазарттылар, чүп-чар чыгарылдылар, коелган яфракларны себерелеп, җыеп алындылар.

Өмәләрдә җыенысы 20 берәмлек техника, 390нан артык кеше катнашты.

Гомумреспублика өмәләре традициясе ел саен күбрәк кешеләрне берләштерә.

Читайте нас: