Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Акция
3 июль 2020, 16:52

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!»

Акция«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!»

Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 1 июльдән 31 августка кадәр чираттагы, исәп буенча унынчы, «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республика хәйрия акциясен үткәрә.
Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә балаларны яңа уку елына әзерләргә ярдәм итү. Мәктәп кирәк-яракларын җыю «Гаилә» районара үзәкләрендә оештырыла. Аның барышында теләгән һәр кеше концеляр товарлар, дәфтәрләр, язу һәм рәсем ясау, иҗат өчен җыелмалар, нәфис әдәбият, портфель, яхшы хәлдәге мәктәп формасы һәм башкаларны алып килеп тапшыра ала. Безнең районда хәйрия ярдәме Кушнаренко авылы, Большевик урамы, 47 «а» адресы буенча кабул ителә.
Безнең хәбәрче.
Читайте нас: