Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
21 Май 2020, 16:40

Изгелеккә һәрчак урын бар

ШәфкатьИзгелеккә һәрчак урын бар

Район үзәгендә яшәүче шат күңелле, максатка омтылучан Анна (исеме үзгәртелде) бердәнбер көнне, җайсыз егылып, муен умырткасын сындыра. Шул мәлдән алып, кызның тормышы «моңа кадәр» һәм «моннан соңга» бүленә.

Соңгы елларда берничә операция ясасалар да, әлегә йөри алмый.

– Мускуллары зәгыйфьләнмәсен өчен кызыбыз тырышып шөгыльләнә. Аңа формасын үзгәртеп була торган функциональ медицина караваты бик кирәк иде, – дип сөйләде аның әнисе.

Татарстанда яшәүче Мәтләб Вәлиев Ураза бәйрәме алдыннан нәкъ шундый карават бүләк итә дә. Мондый көтелмәгән изгелек Анна өчен могҗизага тиң була.
– Мохтаҗ кешегә ярдәм итү күңелгә шатлык бирә. Аннаның тизрәк терелүен телим. Аның аякка басып, балаларын үстерәсе бар бит. Минем төп максатым – Аннага теләсә нинди авыр хәлләрдә дә кешенең бәхетле булып кала алуын аңлату, – ди Мәтләб.

Мәтләб Камил улы бу караватны Мәскәүдән заказ биреп кайтарган. Бөтен чыгымнарны үз исәбеннән каплаган.

Арабызда шундый кешеләрнең булуы бик күңелле.

Читайте нас: