Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
29 апрель 2020, 12:11

Күчмә сәүдә белән

Эшкуарлык Күчмә сәүдә белән

Кооператив рәисе Елена Байкова әйтүенчә, үзизоляция чорында азык-төлекне йортка илтеп бирү, сәүдә нокталары булмаган авылларга күчмә сәүдә белән бару дәвам итә.

– Безнең кибет киштәләрендә башлыча район фермерлары һәм кооперативлары җитештергән продукция тора. Сөт, эремчек, каймак һәм катык – Калтайдан, икмәк – Яңа Кормаштан, колбаса, ит деликатеслары – кулланучылар җәмгыятеннән, туңдырылган яшелчә, пилмән, каен суы, йомырка һәм тавыклар «Татлы бакча» кооперативыннан. Заказ буенча кәҗә сөте сатабыз. Фермер Латыйпов сыр белән тәэмин итә, – дип сөйләде ул.

Мини-фургон график буенча һәр чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе азык-төлек төяп, күчмә сәүдә белән юлга чыга.

Бу рәсемдә Якуп авылында сәүдә итү вакыты төшерелгән. Якуплылар тәгәрмәчле кибет килгәнне клуб янында көтеп торалар. Хатын-кызлар каймак, эремчек, икмәк, кондитер ашамлыклары, кыяр, помидор, токмач, төрле ярмалар сатып ала. Хәстәрлекле хуҗабикәләр яшелчә үсентеләренә һәм орлыкларына заказ бирә. Авыл халкы «Башкорт фермеры» кооперативына ихлас рәхмәт белдерә.

Читайте нас: