Яңа көн
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
17 апрель 2020, 13:36

Табибларга ярдәмгә

Без бергә!Табибларга ярдәмгә

«Эшкуарлар коронавирус нәтиҗәләре сәбәпле, беренчеләрдән булып икътисадый басым астында калды. Шуңа карамастан, алар әлеге авыр вакытта тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү мөмкинлеге таба. Мәсәлән, районның «Топорнино» эшкуарлар фермерлар һәм сәнәгатьчеләр берлеге әгъзалары больницаның медицина персоналы һәм авыруларның сәламәтлеген саклауга ярдәм итәрлек 25 костюм бүләк итте. Һәркайсын исемләп әйтеп, рәхмәт белдерәсем килә. Алар – Илфир Хәйруллин, Елена Байкова, Салават Галимов, Илнур Ямалов, Илмир Шәрипов, Лиля Шәймөхәммәтова, Руслан Вахитов, Салават Хәсәнов, Әнисә Исмәгыйлева, Редик Шәяхмәтов, Риф Гәрәев, Шамил Галиев, Владик Зәйдуллин, Айрат Хәйретдинов, Дамир Нургалиев, Азат Миргалиев, Нәҗип Хисамов, Рөстәм Рамазанов, Редик Әхмәтҗанов, Вадим Нәширбанов, Руслан Әфләтүнов. Барчагызга зур рәхмәт! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Район больницасы җитәкчелеге эшкуарларга шулай ук ихлас рәхмәт белдерде».

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: