Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
17 апрель 2020, 13:30

Гаиләләргә ярдәм дәвам итә

Гаиләләргә ярдәм дәвам итә

Белем бирү учреждениесе директоры Наил Шәйхетдинов аңлатуынча, азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм алтмыш бер укучыга күрсәтелә.

Социаль ярдәм чарасы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган һәм сәламәтлек мљмкинлекләре чикле балаларга карата кулланыла. Шуңа күрә азык-төлек җыелмасын ике категориягә тәгаенләп әзерләнә. Аны бирү графигын төзелгән. Әти-әниләр егерме-утыз минут аерма белән берәмләп килә. Барысы да битлектә. Чират юк. Пакетларны имза куеп алалар.

Директорның хуҗалык буенча урынбасары Фәйрүзә Хафизова түбәндәгеләрне сөйләде.

–Тиз бозылмый торган ашамлыклар исемлеге һәм җыелманың тулай бәясе билгеләнде. Аңа ярма, токмач, үсемлек мае, соклар, куертылган сөт, шикәр комы, чәй, печенье, консервалар керә. Безгә әзер җыелмалар китерәләр, аларны әти-әниләргә таратасы гына кала.

Дистанцион укыту дәвам иткән очракта льготалы категорияләргә караган укучыларга азык-төлек җыелмалары бирњ дәвам итәчәк.

Читайте нас: