Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
7 Май 2019, 12:40

Сездән башка булмый!

Сездән башка булмый!

Белгеч белән аралашу вакытында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә тырышты һәм тулы җавап алды. Үзләре дә тормышларыннан мисаллар белән уртаклашты. Сөйләшүнең төп фикере – юл хәрәкәтендә водительләр генә түгел, без, җәяүлеләр дә катнашабыз һәм юл кагыйдәләренә буйсынырга тиеш.
Инспектор райондагы юл-транспор вакыйгалар белән дә таныштырды. Аларның байтагында велосипедчылар гаепле. Балалар катнашлыгындагы юл фаҗигаләре аларның кагыйдәләрне белмәве, хәвеф янауын дөрес билгеләмәве сәбәпле ясала. Велосипедта 14 яшьтән генә юлга чыгарга мөмкин, ә моңа кадәр тротуарда, паркларда гына йөрергә ярый. Транспортта йөрегәндә хәвефсезлек каешларын эләктерергә онытмаска кирәк. Җәяүле буларак, караңгы вакытта хәрәкәт иткәндә киемебездә яктылык кайтаручы элементлар булуы мәҗбүри.
Очрашу фәһемле һәм кызыклы үтте. Илдус абый истәлекле бүләкләр таратты. Тиздән көтеп алынган каникул җитәр, шуңа да юлда йөрү кагыйдәләрен үтик, үзебезне һәм бер-беребезне саклыйк.

Эльнар ИШМӘЕВ, 1нче урта мәктәпнең 4 сыйныф укучысы.

Читайте нас: