Ирек Айрат улы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе укытучылары һәм тренерлары белән очрашты, район һәм республика күләмендәге ярышлар үткәрелүче физкультура-савыктыру комплексының спорт залы белән танышты.
1нче урта мәктәптә районыбыз кунагы балаларның грек-рим көрәше буенча шөгыльләнүен карады. Яшь спортчылар күренекле спортчы белән бик кызыксынып аралаштылар. Паралимпия чемпионы балаларга үзенең балачагында бокс һәм көрәш белән мавыгуы хакында сөйләде. Укучыларны да сәламәт тормыш алып барырга, чыныгырга һәм физкультура белән шөгыльләнергә чакырды.
Танылган спортчы эш сәфәре барышында “Уңайлы мохит” федераль программасы үтәлеше белән кызыксынды. Программа сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә каршылыксыз мохит тудыруны күз уңында тота.
Дүрт тапкыр кышкы Паралимпия чемпионы районда спорт юнәлешенең оештырылышын күреп гаҗәпләнде, балаларның спортка уңай карашын күреп сөенде.