Барлык яңалыклар
1 февраль 2021, 16:52

Спартакиада исәбенә

Спорт Спартакиада исәбенәКушнаренко авылының чаңгы юлында гомуми белем учреждениеләре командалары арасында укучылар спартакиадасы исәбенә ярышлар үтте. Анда Илек, Кушнаренко, Калтай, Әхмәт, Иске Кормаш, Иске Камышлы, Иске Тукмаклы, Карача-Елга, Бакай мәктәпләреннән һәм Кушнаренко гимназиясеннән җитмеш яшь чаңгычы катнашты.

1-4 сыйныф укучыларына 1500 метр араны – ирекле, 6-8 сыйныфлар укучыларына 300 метрны классик стильдә үтәргә кирәк иде.

Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1-4 сыйныфта укыган малайлар арасында 1нче Кушнаренко урта мәктәбе укучылары Артур Абдуллин, Даниил Бородин һәм Радмир Хәбибуллин мактау пьедесталын тулысынча яулады. Кызлар арасында шушы ук мәктәп укучылары Юлия Захарова – беренче, Алия Арсланова – икенче урыннарны алды. Гимназиядән Сәйдә Шакирова өченче урында булды.

6-8 сыйныф егетләре арасында беренчелек район үзәкләре һәм авыл мәктәпләре спортчылары арасында аерым үткәрелде.

Беренче урыннарны Кушнаренко мәктәбеннән Әмир Сафаров һәм Иске Кормаштан Динис Сафин, икенче урыннарны 1нче урта мәктәптән Алмаз Галиев һәм Иске Кормаштан Данил Гыймазетдинов, өченче урыннарны 1нче урта мәктәптән Тимур Якупов һәм Иске Камышлыдан Альберт Вәлиев алдылар.

Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Кушнаренко урта мәктәбеннән Индира Галиева күрсәтте. Иске Кормаштан Гөлназ Галимова – икенче, Калтай урта мәктәбеннән Дияна Әхтәмова өченче урыннарда булдылар.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар грамоталар белән бүләкләнде.

Денис БУЗАНОВ.

Читайте нас: