Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 апрель 2019, 13:54

Мин түләргә тиешме? Оныкны күреп булырмы? Баш тарта аламмы?

Менә шундый соравым бар

Сәхифәне алып баручы – Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлекләре әгъзасы Илдар ХАФИЗОВ.


Мин түләргә тиешме?

Җыештыручы булып эшлим. Эштә ялгыш кына пыяла өстәлне ваттым. Җитәкчем акча түләвемне таләп итә. Әлеге өстәл бәясенең 30 процентын сорый. Бу минем ярты хезмәт хакым бит. Түләсәм, ай буе акчасыз утырачакмын, түләмәсәм, штраф салырлар дип куркам. Нишләргә?

Гөлниса.

Сездән таләп ителә торган сумма уртача хезмәт хакыннан күбрәк булса яки сез аны түләргә теләмисез икән, мәсьәләне суд аша хәл итеп була. Хезмәт хакын тотып калу сезнең очракта 20 проценттан артмаска тиеш.
Түли алмыйсыз икән, җитәкчегез белән язмача килешњ төзегез. Анда өстәл бәясен кайчан түләп бетерәсегезне, ай саен нинди сумма бирәсегезне языгыз. Моның өчен штраф салынмый. Җитәкчегез шелтә генә ясарга мөмкин.

Оныкны күреп булырмы?

Киленем белән улым аерылышты. Билгеле, бала әнисе белән яшәп калды. Тик килен миңа оныгымны күрсәтми. Хәтта, шалтыраткач, оныгыма телефонны да бирми. Бу очракта нәнәй нишли ала?


Зәйтүнә.

Закон оныгыгыз белән күрешүегезгә каршы килми. Сез аның якын кешесе булып саналасыз. Сезгә моның өчен киленегезне судка бирергә кирәк. Анда сезнең файдага карар чыгарсалар, ә киленегез аны үтәми икән, бу очракта суд приставларына мөрәҗәгать итәргә кала. Аңа штраф та салырга мөмкиннәр. Бу хәл дәвам итсә, киленегезгә 5 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителү дә яный.


Баш тарта аламмы?

Әнием үлгәннән соң, төп йорт абый белән миңа калды. Хәзер исә абыем да үлеп китте. Йортның миңа кирәге юк. Аны абыемның улына бирђ аламмы? Ничек итеп үз өлешемнән баш тартырга? Миңа алты ай көтәргә кирәкме?

Гөлнур.

Мирастан баш тарту өчен алты ай көтмәсәгез дә була. Нотариуска барып, йорттан баш тартырга гына кирәк. Моның өчен үз паспортыгыз, энегезнең документлары кирәк булачак. Йортны башка кешегә рәсмиләштерү кыйммәт тормый. Шунысын да онытмагыз: мирастан бер баш тарткач, кире кайтарып булмый.


Читайте нас: