Барлык яңалыклар
16 апрель 2019, 17:40

Исән калуга өмет аз булган

Исән калуга өмет аз булган


Алты яшьлек малай җыелган суга тончыккан, нык өшегән. Әмма медицина хезмәткәрләре аны һушка китерә алган. Вакыйга үткән җомгада Тарабердино төбәгендә була. Суга батучыны чокырдан абыйсы һәм күрше малае Айнур Якубов тартып чыгарган. Алга таба ашыгыч ярдәм фельдшеры Ирина Яшина (рәсемдә) эшкә тотына. Бәлагә юлыгучыга тын алу юллары каплану һәм артык суыну диагнозы куела. Реанимация чаралары күрсәтелгәннән соң баланы район больницасына салалар. Биредә аны врач-реаниматолог Азамат Гайниәхмәтов кабул итә.

– Бу көнне ашыгыч ярдәмнең ике бригадасы башкалага җибәрелгән иде. Шуңа күрә безне эшкә чакырып алдылар. 18 сәгать 47 минутта бала батуы турында хәбәр ителде. Мин водитель Марсель Шәяхов белән тиешле урынга бик тиз барып җиттек. Без килгәндә малай күршесе кулында иде. Хәлне бәһалап, аны больницага алып киттек. Юл буена авыз куышлыгын тазарттым, ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясадым. Берничә минуттан малай сулыш ала башлады, – дип сөйләде Ирина Валерьевна.

Шимбә көнне авыру өстәмә тикшерү үтү өчен республика балалар больницасына озатылган. Мәкалә чыгу вакытына малайны өйгә кайтарырга тиешләр.

Тормышта һәрвакыт батырлык өчен урын бар. Хәер, фельдшер моны үзенең эше дип кабул итә. Әмма малай бары тик ул вакытында ярдәм күрсәткәнгә генә исән кала, ә бу – иң мөһиме!


Автор фотосы.
Читайте нас: